?

Log in

No account? Create an account
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Мөселман дини оешмасы Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе урта хөнәри дини белем бирүче уку йорты булып санала. Мәдрәсә 1991 нче елны ачыла.

Мәдрәсә мөдире Җиһаншин Ильяс Исхак улы.

Адресы: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Мәҗит Гафури ур., 67.

Элемтә өчен телефон: (843) 278-31-96




Мәдрәсәгә керү һәм уку тәртибе - Правила поступления и обучения в медресе

ОзнакомитьсяCollapse )

Тулысынча укыргаCollapse )


Мечеть начали строить в 848 году и завершили в 852 году. Эта мечеть долгое время была самой большой в мире, высота её минарета под названием аль-Малвия составляет 52 метра, а ширина в основании 33 метра.

Мечеть, которую иногда называют "Вавилонской башней",  состоит из 17 рядов, а стены украшены мозаиками из тёмно-синего стекла. Лепнина и резьба внутри мечети исполнена в цветовых и геометрических конструкциях того времени.

В зависимости от времени суток и под воздействием освещения стены мечети и минарет преображаются, приобретая то соломенный, то янтарный, то кирпичный, а то золотисто-розовый оттенок. Комплекс Большой мечети находится под охраной ЮНЕСКО в числе других древностей Самарры, в совокупности образующих памятник Всемирного наследия.
Ислам динен кабул итүнең мең еллыгы исемендәге мәдрәсә әһелләренең күркәм гадәте бар: ел саен 2 май көнне Яңа бистәдәге татар зиратына барып остазларны искә алалар. 2005 елдан бирле ел саен үткәрелә торган чара инде Казан, Татарстан буенча гына түгел, инде бөтен татарлар яшәгән төбәкләрдә танылды. Шуның өчен быел да Татарстанның, РФнең төрле төбәкләреннән дин әһелләре, милләт зыялылары килде. Быелгы чарада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Ханты-Манси автоном округының мөфтие, төбәкнең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Таһир хәзрәт Саматов, Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин, Чуваш Республикасы Диния нәзарәте рәисе Мәнсур Хайбуллов, Татарстаннның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Бөтендөнья Татар конгрессының Казан оешмасы рәисе Фәрит Мифтахов, күренекле имамнар, татар зыялылары, журналистлар, мөгаллимнәр, шәкертләр катнашты.



























Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан “Мин кулыма Китап алам...” дип исемләнгән бәйге узды.

Бәйге барышында мәдрәсәбезнең барлык шәкертләре дә халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) дини тематикага кагылышлы шигырьләрен яттан сәнгатьле итеп сөйләде. Әлеге чара өч номинациядә узды һәм шәкертләрнең чыгышы мәртәбәле жюри тарафыннан бәяләнде.

Сезнең игътибарга конкурстан фоторепортаж тәкъдим итәбез.



Әлеге чара җомга намазыннан соң Коръән укып һәм дога кылып башланып китте. Килгән кунакларны сәламләп, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин: “Габдулла Тукай – халкыбызның иҗат даһилыгын мәңгеләштереп калдырды, үз заманының иң зур һәм иң җитди мәсьәләләренә җавап бирде”, – дип белдерде.







Шуннары катнашучылар, өч номинациягә бүленеп, Габдулла Тукайның “Туган тел”, “Китап”, “Васыятем”, “Таян Аллага”, “Алла гыйшкы хакына”, “Тәәссер”, “Мигъраҗ”, “Ана догасы”, “Тәүбә вә истигъфар”, “Туган авыл”, “Йокы алдыннан”, “Эш”, “Бәйрәм бүген”, “Васыятем” һ. б. шуның кебек күп еллар шәкертләр тарафыннан яратып сөйләнеп килгән шырьләрне башкарды.









“Габдулла Тукай шигырен аһәңле башкаручы” номинациясендә җиңүче булып “Тәүбә вә истигъфар” шигыре белән III курс шәкерте Хәйруллин Айнур танылды. “Габдулла Тукай шигырен иң оста башкаручы” номинациясендә беренче урын “Китап” шигырен сөйләгән Әхмәтҗанов Рушанга (I курс) бирелде. “Габдулла Тукай шигырен иң үтемле башкаручы” номинациясендә Садыйков Иреккә тиңнәр табылмады – ул Габдулла Тукайның “Эш” шигырен сәнгатьле сөйләп беренче урынга лаек булды.



“Мин кулыма Китап алам...” беренче шигырь укучылар конкурсының жюри әгъзалары – Татарстан мөфтие урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин, “Җыен” фонды директоры Фуат Рәфыйков, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Мансур Ярмиев өч номинациядә җиңүчеләрне ачыклады.





Бәйге  "Туган тел" белән тәмамланды.
Чистай шәһәрендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән "Татар дин галимнәре елы" кысаларында "Татар халкында суфичылык-ишанчылык традицияләре: Мөхәммәд Закир Камалов-Әл-Чистави мирасы" дигән темага “Чистави укулары” уздырылды.

Фәнни-гамәли конференциягә Татарстан, Дагыстан, Башкортстан, Ханты-Манси төбәкләреннән, Мәскәү, Казан, Чистай, Санкт-Петербург шәһәрләреннән күренекле татар дин әһелләре, галимнәр, танылган татар дин белгечләренең туганнары, Чистай мәхәлләсе халкы жыелды.







Фоторепортаж караргаCollapse )
Кильдураз авылы мәчетенең 25 еллыгына багышланган тантанадан  фоторепортаж



Фоторепортаж караргаCollapse )
1945 год_Зиярат кылу.jpgИслам динен кабул итүнең мең еллыгы исемендәге мәдрәсә әһелләренең (аның мөгаллимнәренең, шәкертләренең, бу уку йортын бетереп имамчылык итүчеләрнең) күркәм гадәте бар: ел саен 2 май көнне Яңа бистәдәге Иске татар зиратында, кунаклар чакырып, остазларны искә алалар. Инде унынчы ел үткәрелә торган чара инде Казан, Татарстан буенча гына түгел, инде бөтен татарлар яшәгән төбәкләрдә танылды. Шуның өчен быел да Татарстанның, РФнең төрле төбәкләреннән дин әһелләре, милләт зыялылары килде. Быелгы чарада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Ханты-Манси автоном округының мөфтие, төбәкнең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Таһир хәзрәт Саматов, халык шагыйре, ТР Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Татарстаннның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Бөтендөнья Татар конгрессының Казан оешмасы рәисе Фәрит Мифтахов, күренекле имамнар, татар зыялылары, журналистлар, мөгаллимнәр, шәкертләр катнашты.

Искә алу мәрәсимен инде ничәнче ел мәдрәсә идарәсе Бөтендөнья Татар конгрессының Казан бүлекчәсе белән берлектә уздыра. Әйтергә кирәк, бу без башлаган, без керткән яңалык түгел. Безнең татар авылларында шундый матур гадәт күптән бар. Кайткан саен без зират буен, ата-бабайлар, әни-әбиләр каберлекләрен әйләнеп кайтабыз. Бу безнең халыкның канга сеңгән гореф-гадәте.

Быелгы хәтер чарасы аеруча безнең өчен кадерле булды. Бөек Җиңүнең җыел 70-еллыгын бәйрәм итә тоган ел бу. Без бүген сугыш кырларында ятып калган, сугыштан соң яралардан мәрхүм булган кардәшләребезне искә алабыз. 1945-нче Җиңү елын искә төшерик. Ураза вә Корбан гаете ул елны сугыш беткәч булды. Халык искиткеч күтәренке рухи шатлык кичерде. Изге дини бәйрәмнәребез зур итеп үткәрелде. Безнең карамакта шул вакытның кинохроникасы бар. Сугыштан кайткан мөселман кардәшләр күмәк рәвештә Яңа бистәдәге Иске татар зиратында җирләнгән мәрхүмнәр каберләрен зыярәт иттеләр, дога кылдылар, исән-имин кайтканнарына Ходайга шөкер иттеләр. Аларның инде күбесе мәрхүм инде. Кайсысы шушы зиратта да җирләнгән. Аллаһы вә Сөбханәкә Тәгалә аларның барчасына да, күрсәткән фидакарьлекләре, күргән авырлыклары вә газаплары өчен, җәннәт нигъмәтләрен бирсә иде.

Бу юлы искә алырга килүчеләр – чараны оештыручылар һәм кунаклар – дин әһелләре һәм зыялылар яд итүне Габделхак Саматов кабереннән башладылар. Мәрҗани мәчете имамы, ТР Диния нәзарәтенең Баш казые булып торганда ихласлыгы, риясызлыгы, дин юлындагы фидакарьлеге белән танылды. Икенче булып тукталган Габделхак хәзрәт Каюмов исә, совет хакимияте елларында, барлык теләгәннәргә дин нигезләрен, гарәп язуын өйрәткән остаз иде.

Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин, Гарифулла хәзрәт Гайнуллин, Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев, Әхмәтһади Максуди, Галимҗан һәм Салихҗан Барудилар, Габделхәбир хәзрәт Яруллин, Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләрнең дә баш очларында Коръән аятьләре укып, дога кылып мәшһүр бабаларыбызның рухлары алдында баш идек бүген. Зиярат кылу Бөек Ватан сугышында шәһит булган кардәшләр хөрмәтенә куелган истәлек билгесе янында дәвам итте. Күренекле татар зыялыларын да искә алдык. Габдулла Тукай, Туфан ага Миңнуллин, Шамил ага Зиннуров, Миркасыйм ага Госманов каберләре янында тукталып аларны җылы итеп искә төшердек.

Фоторепортаж караргаCollapse )
595

Шамаил – татар халкы рухи мирасының аерылгысыз өлеше саналучы борынгы мөселман коллиграфия сәнгате. Шамаил – буыннардан буыннарга күчкән күңел догасы.

Изге Коръән аятьләре, сүрәләр язылган шамаилләр элек-электән татар өйләрен бизәп, нур биреп торган. Безнең халык еш кына шамаилләрне пыялага, төсле фольгалар кулланып һәм милли бизәкләр төшереп ясаган.

Шамаилләргә бәйле традицияләрне саклау һәм ныгыту максатыннын конкурс уздырыла. Татар шамаиле конкурсы ТР МДН оештырган “Минем өемнең шамаиле” республика акциясе кысаларында үткәрелә.

Конкурс номинацияләре:

Профессиональ каллиграфия. Әлеге номинациягә пыялага ясалган классик татар шамаилләре кабул ителә.  Җиңүчеләргә премияләр каралган (20 мең сум, 15 мең сум, 10 мең сум). Иң яхшы эшләр акциянең махсус каталогына кертеләчәк.  Эшләр А4 (210 мм-297мм) -  А2 (420мм-594мм) форматында кабул ителә. Өстенлек стандарт форматларга бирелә (А4, А3, А2).

Һәвәскәр каллиграфия. Әлеге номинациядә автор үзе теләгән техниканы кулланып ясаган шамаилләр кабул ителә.  Җиңүчеләргә премияләр каралган (7 мең сум, 5 мең сум, 3 мең сум). Иң яхшы эшләр акциянең махсус каталогына кертеләчәк.

Балалар иҗаты. Катнашучыларны һәм җиңүчеләрне истәлек бүләкләре, грамоталар, рәхмәт хатлары көтә. Иң яхшы эшләр акциянең махсус каталогына кертелергә мөмкин.

Гаилә ядкаре. Әлеге номинациягә гаилә шамаилләре фотолары кабул ителә. Иң үзенчәлекле эшләр акциянең махсус каталогына кертеләчәк һәм шамаилләр күргәзмәсендә урын алачак. Гаилә шамаилләрен саклаучыларга истәлек бүләкләре тапшырыла. Шулай ук аларга шамаилләрендәге  язулар укып күрсәтеләчәк һәм тәрҗемә ителәчәк.

Конкурста катнашкан иң яхшы шамаилләр күргәзмәсе Кол Шәриф мәчетендә 15 майдан алып 15 июльгә кадәр уздырылачак. Конкурска килгән эшләрне профессиональ жюри һәм 15 -21 май көннәрендә үткәреләчәк тавыш бирүдә катнашучылар бәяли. Җиңүчеләр 21 майда – Идел буе Болгарында  Ислам кабул итү көнендә игълан ителә. Җиңүчеләр “Яңа гасыр” телеканалының татар шамаилләре сәнгатенә багышланган тапшыруларында катнаша ала.

Конкурс эшләре фотографияләрен  25 апрельгә кадәр info@dumrt.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Фотографияне җибәргәндә авторның тулы исеме, номинация һәм иҗат эше исеме күрсәтелергә һәм катнашучы хакында кыскача мәгълүмат язылган булырга тиеш.

Конкурсны оештыручылар: Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, “Татар сәнгате һәм мәдәнияте (Татар шамаилләре галереясе) клубы” иҗтимагый оешмасы, “Казан кремле” музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музее.

Мәгълүмати партнерлар:  «Татмедиа», “Яңа гасыр”, “Хузур” нәшрият йорты.

Шәрдәр мәдрәсәсе

М3ouq2v-bxm

Шиһабетдин Мәрҗани укыган Шәрдәр мәдрәсәсе — 1619—1636 елларда Сәмәркандның Регистан мәйданында төзелгән  өч иң билгеле мәдрәсәләренең берсе.

Profile

1000kvmm
1000kvmm

Latest Month

February 2018
S M T W T F S
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728   

Tags

Syndicate

RSS Atom
Powered by LiveJournal.com
Designed by Lilia Ahner