?

Log in

No account? Create an account

Previous Entry | Next Entry

Адресы: Луковский урамы, 14

Казан үзәгендә урнашкан “Туган авылым” комплексында мәчет ачылды.

«Туган авылым» комплексы җитәкчесе Радик Мөхәррәм улы Абдрахманов сүзләренә караганда, 150 кешегә исәпләнгән мәчет тәүлек дәвамында эшләячәк. Бирегә теләгән вакытта килергә, намазлар укырга мөмкин булачак. Машина кую өчен махсус мәйданчык та булдырылган.

Мәчетнең мәйданы 100 кв.м. Бер этажы хатын кызлар өчен, икесе ирләргә. Мәчетнең тәхарәтханәсе, хәләл кафесы һәм рестораны булачак. Иман йорты авыл мәчетләре төсле агач бүрәнәләрдән төзелгән.

Киләчәктә бәлки комплекс җирлегендә зур мәчет тә төзелер диеп фарызлана.

Әлегә мәчетнең имамы итеп элек Чебакса бистәсе имамы булып эшләгән Илнар хәзрәт Зиннәтуллин билгеләнгән.

Шулай итеп, Казанның 1000 ел еллыгына төзелгән башкала уртасындагы “Туган авылым”да динебезгә чакырып азан яңгырады һәм 31 октябрьда тәүге җомга намазы укылды.

Profile

1000kvmm
1000kvmm

Latest Month

February 2018
S M T W T F S
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728   

Tags

Powered by LiveJournal.com
Designed by Lilia Ahner